Логотип
Хәбәрләр

Чирмешән районы Лашман авылында Наил Шәйхетдинов исемендәге урам ачыла

2 мартта 13.00дә Чирмешән районы Лашман авылында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов исемендәге урамны ачу тантанасы була. Моннан тыш, мәшһүр артист туган йортка мемориаль так...

2 мартта 13.00дә Чирмешән районы Лашман авылында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов исемендәге урамны ачу тантанасы була. Моннан тыш, мәшһүр артист туган йортка мемориаль такта куелачак.

Наил Шәмсетдин улы Шәйхетдинов 1941 елның 1 мартында Чирмешән районы Лашман авылында туа. Әгәр исән булса, быел аңа 77 яшь тулган булыр иде. Танылган артист 1965-2016 елларда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында иҗат итте. Театрда 50 ел эшләү дәверендә 200 дән артык төрле пландагы рольләр башкарды, дистәләрчә телевизион спектакльләрдә һәм Рига, Свердловск, Казах киностудияләре төшергән фильмнарда катнашты. Үзенең табигый таланты, ихлас уены белән бихисап тамашачыларыбызның күңелен яулады.

Тантаналы чараларда Наил Шәйхетдиновның туганнары, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры җитәкчелеге, театрның әйдәп баручы артистлары катнашуы көтелә.

Шул ук көнне 17.00дә Тинчурин театры Лашман авылы мәдәният йортында Наил Шәйхетдинов истәлегенә багышлап, “Алтын көз” комедиясен күрсәтәчәк. Керү бушлай. “Алтын көз” – Наил Шәйхетдинов соңгы елларда уйнаган спектакльләрнең берсе.

 

 

БИОГРАФИК БЕЛЕШМӘ. Шәйхетдинов Наил Шәмсетдин улы 1941 елның 1 мартында Татарстанның Чирмешән районы Лашман авылында туа. 1965 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм шул ук елны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла.

Наил Шәйхетдинов театрда эшләвенең беренче көннәреннән үк саллы рольләр башкара: И.Юзеевның “Кыр казлары артыннан” спектаклендә — Әкбәр, “Сандугачлар килгән безгә”дә — Хәмзин, Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин” спектаклендә Хуҗа Насретдин һ.б.

Аның иҗатына комедия һәм драма жанрындагы төрле характерлы рольләр хас иде. И. Юзеевның «Бөркетләр кыяга оялый»да Баязит, Н. Хикмәтнең «Сәер кеше»сендә Габдрахман, Ю.Сафиуллинның “Әллә өйләнергә инде?”сендә Әхмәт, Х.Вахитның “Кияүләр”ендә Җамали, Г.Зәйнашеваның “Гайфи бабай, өйлән давай!”ында Гайфи, М.Горькийның “Кояш төшмәгән җирдә” сендә Лука, Т.Гыйззәт, Җ.Фәйзинең «Башмагым”ында Зыя, Ш.Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә»сендә Юныс хаҗи, Н.Хисамовның “Йосыф-Зөләйха”сында Мәлик Рәййан, Ш.Фәрхетдиновның “Эх,алмагачлары!”ында Салих бабай һәм башка күп кенә рольләре моңа ачык мисал булып тора.

Наил Шәйхетдинов театрда 50 ел эшләү дәверендә 200 дән артык төрле пландагы рольләр башкарды, дистәләрчә телевизион спектакльләрдә һәм Рига, Свердловск, Казах киностудияләре төшергән фильмнарда катнашты.

Ул башкарган рольләрдә һәрвакыт актерның табигый таланты, образны төгәл ача белү осталыгы ярылып ята. Аның иҗатында нәфислек, образларны нечкә тоемлау һәрчак зур урын алды. Ул геройларын тормышчан, дөрес һәм ышандырырлык итеп башкарды.

 

К.Тинчурин исемендәге

Татар дәүләт драма һәм комедия

театры матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк