Чит ил җанатарлары нинди тәм-томнарны күбрәк алалар?
Казанга килгән чит ил җанатарлары татар тәм-томнары сатыла торган кибетләргә кереп, күбрәк чәкчәк һәм ширбәт сатып ала. Бу хакта бүген журналистларга IT- паркта Дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәг...
Казанга килгән чит ил җанатарлары татар тәм-томнары сатыла торган кибетләргә кереп, күбрәк чәкчәк һәм ширбәт сатып ала. Бу хакта бүген журналистларга IT- паркта Дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендәТатарстан һөнәрчеләр палатасы каршындагы “Вкусная еда” компаниясенең продукция эшләү һәм үстерү буенча “Казанский күчтәнәч” проекты җитәкчесе Гөлшаһидә Озсой хәбәр итте.
Ул компаниянең бер ел эчендә булдырган продукцияләр сериясен тәкъдим итте. “Без башкалага килгән кунакларга традицион татар сыйларын тәкъдим итәбез. Бер бәйрәм вакыйгасы да чәкчәксез узмый, хәзер казылык та бик популяр. Казылык һәм чәкчәк муллык билгесе булып торган. Татарларда үлән чәйләре эчү традициясе бар. Чәйләргә татар әкияти каһарманнары исемнәре бирелгән – Алтынчәч, Нечкәбил, Су анасы, Шүрәле, Зәңгәр шәл. Бездә ширбәт тә сатыла. Аны бик яратып алалар. Алар кыйбат та түгел, кечкенә итеп төрелгәч, аны берничә данә алып, үзләренә кайткач, сумкадан күчтәнәчкә чыгарып бирү бик уңайлы. Әлбәттә, чәкчәк тә сорыйлар”, – диде Гөлшаһидә Озсой.
Аның әйтүенчә, бүләккә кирәк булса, күчтәнәчләрне гармун рәвешендә эшләнгән агач әрҗәгә салып бирергә була. Татар сандыгы да күчтәнәчләр салу өчен кулланылырга мөмкин. “Төрле картон каплар, тартмалар да бар. Аларның күбесенә Дөнья чемпионаты символикасы булган туп рәсеме төшерелгән. Безнең идея – Казан колоритын күрсәткән туристик сувенирлар, баллы күчтәнәчләрне Татарстаннан икәне күренеп торган матур капларга тутырып сату. Без Татарстан җитештерүчеләре белән эшлибез, алар безгә үз продукциясен бирә, без аны матур тартмаларга салып сатабыз”, - диде.
Гөлшаһидә Озсой Казан үзәгендә урнашкан кибеткә Австралия, Колумбия, Польшадан, гомумән, Казанда уйнаган командалар өчен җан атарга килгән чит ил кешеләренең барысы да диярлек кергәнен әйтте.
Бүген тәкъдим ителгән сувенир продукциясе белән матбугат үзәгендә Төркия журналистлары да кызыксынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк