Чит илдә авариядән соң комада яткан ана баласын да танымый
8 май көнне Динара һәм Шамил Нуриевлар гаиләсе ишеген кайгы җиле кага. Грузиядә ял иткәндә куркыныч һәлакәткә юлыгалар. Бүген 33 яшьлек Динара авыр хәлдә Грузиянең Тбилиси шәһәре хастаханәсендә дәвала...
Нурыевлар 2 май көнне Уфадан Грузиягә сәяхәткә юл тота. Биредә берничә көн ял иткәч, арендага машина алып, башка шәһәргә барып кайтырга уйлыйлар. Рульгә гаилә башлыгы Шамил үзе утыра. Тик юлда аларны һәлакәт сагалап торган була.
– Шамил сүзләренә караганда, ул көнне яңгыр яуган булган. Тау җирлегендә юеш юлдан барганда, борылышта Шамил идарәне югалта һәм каршы якка чыгып, әйләнеп каплана. Бүтән корбаннар юк дип беләм. Башка машинага бәрелгәнме-юкмы – анысын әйтә алмыйм...
Авариядә Динараның баш мие сөяге сынган, баш миенә кан сауган, шулай ук үпкәсенә зыян килгән. Гөлназ сеңлесенең 8 майдан бирле Кутаиси шәһәре хастаханәсендә ятканын, 27 майда Тбилиси шәһәренә күчергәннәрен әйтте. Хәзерге вакытта аның хәле тотрыклы авыр хәлдә дип бәяләнә. Тик бу җәрәхәтләргә сепсис та өстәлгән. Каны агулану нәтиҗәсендә, тән температурасы югары булып саклана. Дәвамын укыгыз...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк