Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне Татарстан вузларына максатчан рәвештә кабул итәләр
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе, шулай ук РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 2014 елның 28 июлендәге боерыгы нигезендә, Бөтендөнья татар конгрессы Баш...
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе, шулай ук РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 2014 елның 28 июлендәге боерыгы нигезендә, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия, БДБ һәм ерак чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан Россия Федерациясе югары уку йортларына максатчан рәвештә кабул иткәндә ярдәм күрсәтү эшен дәвам итә. Әлеге максаттан Татарстан вузларының кабул итү комиссияләре тарафыннан тест һәм имтиханнар үткәрү өчен сәфәрләр оештырылачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шул уңайдан җитәкчеләрнең быелның 15 маена кадәр Бөтендөнья татар конргессы Башкарма комитеты сайтында абитуриентларның анкеталарын тутырулары сорала. Конгрессның электрон адресына (radik1@live.ru) урта яки югары белем алу хакында документлар, абитуриентларның паспортлары, шулай ук заказ бирүче оешмалар белән максатчан укыту турында ике яклы килешүләрнең күчермәләрен җибәрергә кирәк. Документларның төп нөсхәләре вузларга абитуриентлар тарафыннан тәкъдим ителә.
Быел Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан вузларында медицина, икътисад һәм юридик юнәлешләр буенча максатчан белем бирү турында гаризалар кабул итмәячәк. Шулай ук профиль фәннәрдән БДИ билгеләре 65 баллдан түбәнрәк булган очракта да мөрәҗәгатьләр каралмаячак.
Абитуриентларга карата белдерелгән таләпләр турында тулырак мәгълүмат белән югары уку йортларының рәсми сайтларында танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
16 апреля 2025 - 11:30
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
14 апреля 2025 - 16:07
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
13 апреля 2025 - 09:50
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
Комментарий юк