Чулпан Йосыпова: «Итәгең кыскарак булган саен, күбрәк яраталар»
Җырчы Чулпан Йосыпова үзенең образын үзгәртергә булган, бу хакта ул инстаграмында язып чыккан. «Мин үзгәрәм! Уйладым да, образыма үзгәрешләр кертергә булдым. Бер урында гына утырырга ярамыйдыр ул. Сез...
Җырчы Чулпан Йосыпова үзенең образын үзгәртергә булган, бу хакта ул инстаграмында язып чыккан. «Мин үзгәрәм! Уйладым да, образыма үзгәрешләр кертергә булдым. Бер урында гына утырырга ярамыйдыр ул. Сезнеңчә, миңа нинди образ килешер иде? Ниндирәк җырлар башкарыйм? Миннән тиз ритмлы яисә салмак җырлар ишетәсегез киләме? Мин үзгәрергә әзер. Әмма чамасын белергә кирәк икәнен ачык беләм. Ходайдан бирелгән тавышымны югалтмаска иде», дип яза ул.
Шулай ук ул мисал итеп үзенең ике төрле образындагы фотографиясен урнаштырган. «Ничек уйлыйсыз, кайсы образ миңа күбрәк килешә? Чалбар кияргәме, күлмәкме? Татар эстрадасында хәзер итәгең кыскарак булган саен, күбрәк яраталар бугай ул, әйеме?» ди җырчы.
Ә сез Чулпанны нинди образда күрергә теләр идегез?
Автор: Г.Шарапова
Фото: chulpanyusupova
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк