Чуваш халкы җырчысы, татар кызы Фәридә Фәйзуллинаны ике республика җитәкчесе котлады
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Чабаксарда узган Федераль сабан туенда чуваш халкының танылган җырчысы Фәридә Фәйзуллинага «Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелде. Быел Чабаксарда узган Федераль сабан туенда Чуваш...
Чабаксарда узган Федераль сабан туенда чуваш халкының танылган җырчысы Фәридә Фәйзуллинага «Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелде.
Быел Чабаксарда узган Федераль сабан туенда Чувашиянең һәм чуваш халкының танылган җырчысы, татар милләтеннән булган Фәридә Фәйзуллинага «Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Бу тантаналы вакыйга Татарстан җитәкчелеге катнашкан мәдәни чарада булганлыктан, күпләр ялгышып җырчыга Татарстанның мактаулы исеме бирелгән дип уйлап, җырчыны котлый да башладылар. Бу Федераль сабан туенда Фәридә Фәйзуллинаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавы белән бәйле.
“Чувашиянең мактаулы исеме бирелде. Мин бит Казанда яшәсәм дә, Чувашиядә эшлим. Әмма татар телендәге җырларым белән татар тамашачысына чыгарга телим. Чөнки автор-башкаручы буларак, беренче җырларым татар телендә язылды, - диде Фәридә Фәйзуллина “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Җырларым татар аудиториясен бер тыңлауда яулап алмаса да, алар әкренләп халык күңеленә керә торган җырлар дип уйлыйм”.
Фәридә Фәйзуллина татар эстрадасы сәхнәсен дә яулап ала алачагына ышана. Әкренләп Казан якларына гастрольләр дә оештырырга уйлый. “Татар тамашачысын тоеп карыйсым килә. Минем җырларым аларның күңелләренә кагыламы, кагылмыймы – аңлыйсым килә, - ди ул. – Әмма берьюлы ике аудитория җиңел түгел”.
Фәридә Фәйзуллина соңгы елларда аудиториясенең Чувашиядә яшәүче мишәр татарлары хисабына артуын әйтә. “Аларның минем белән горурлануын күрәм. Күпчелек чуваш җырлары яңгыраса да, концертларыма да киләләр, мин концертларымда татарча да җырлыйм”.
Популяр эстрада җырчысы ике халык тамашачысын чагыштырып, чуваш тамашачысының ихласрак, ачыграк, гадирәк, күңелен ачып тыңлавын, ә татар тамашачысының басынкырак, саграк, тыйнаграк булуын әйтә.
- Фәридә Фәйзуллина тумышы белән Чувашиянең Батыр районыннан. 2014 елда “Учук” фестиваленең рәсми тавышы дип танылган, 2015 елда ЮТВ телеканалы (Чувашия) Иң яхшы башкаручы булырак таныган, Мәдәниятне үстерүдәге хезмәтләре өчен 2015 елда Чувашия Милли конгрессының, 2016 елда Чувашия Дәүләт Советының Мактау хатлары тапшырылган. Бүген популяр җырчының татар телендә – бер һәм чуваш телендә дүрт альбомы бар.
Фәридә Фәйзуллина белән интервьюны сылтама буенча укый аласыз.
Фото: Расих Фасхутдинов
Автор: Рузилә Мөхәммәтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк