Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы 25 еллыгын билгеләп үтте
Программаның төп бүләге - Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышы
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Туган тел» программасын Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессының юбилеена бүләк итте Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы 25 еллыгын билгеләп үтте. Юбилейга багышланган тантаналы концерт Чиләбе опера һәм балет театры сәхнәсендә Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашында узды. Чиләбе өлкәсе татар халкы саны буенча Россиянең өченче төбәге булып тора: монда 200 меңнән артык татар яши. Ә татар конгрессы – Көньяк Уралдагы иң зур һәм актив милли берләшмәләрнең берсе. 24 ноябрьдә оешма үзенең 25 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Конгресс татар мәдәниятен саклау һәм үстерү, Татарстан Республикасы һәм халыклар арасында дуслыкны ныгыту буенча актив эшчәнлек алып бара. Бәйрәм кичәсен төрле коллективлар һәм башкаручылар чыгышлары бизәде. Программаның төп бүләге Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле номерлары булды.
Мәдәният министрлыгы телеграм-каналы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк