Хәбәрләр
«Әдәби марафон» нәтиҗәләре мәгълүм: татар халкы нинди китапларны яратып укый?
Алты ел элек, татар әдәбиятын таныту максатыннан, татар дөньясында "Әдәби марафон" дип аталган иҗтимагый хәрәкәт барлыкка килде. Флешмоб итеп үткәрелә торган бу чараны оештыручылар да, анда катнашучыл...
Алты ел элек, татар әдәбиятын таныту максатыннан, татар дөньясында "Әдәби марафон" дип аталган иҗтимагый хәрәкәт барлыкка килде. Флешмоб итеп үткәрелә торган бу чараны оештыручылар да, анда катнашучылар да татар китабына гашыйк. Алар аны өстән кушу буенча түгел, үз теләкләре белән укыйлар һәм бу мавыгуларын башкаларга да таратуны максат итеп куялар. Быел "Әдәби марафон"ның алтынчысына йомгак ясадылар, иң актив марафончыларны бүләкләү тантанасы Лаешта үтте.
Быел “Әдәби марафон” бәйгесе финалында Татарстан республикасы районнары, шулай ук чит төбәкләрдән Ижау, Омск шәһәрләре, Башкортостан республикасы белән берлектә барлыгы 343 финалист катнашты. Катнашучылар саны узган елгылар белән чагыштырганда өч тапкырга арткан. Катнашучыларның күбесе - татар теле укытучылары һәм китапханәчеләр. Барлык финалга үткән катнашучыларга дипломнар тапшырылды.
"Әдәби марафон" проектының идея авторы - “Татнетны үстерү фонды” директоры Раил Гатауллин.
Автор: Марат МӨБАРӘКШИН
Фото: Фото Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк