Хәбәрләр
Дәүләт хезмәтендегәләргә өстәмә түләү кертергә җыеналар
Россиядә дәүләт хезмәтендәге кешеләргә яңа өстәмә түләү кертергә җыеналар. Бу турыда "Российская газета"га Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр иткәннәр. Президентның дәүләт гражданлык хезм...
Россиядә дәүләт хезмәтендәге кешеләргә яңа өстәмә түләү кертергә җыеналар. Бу турыда "Российская газета"га Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр иткәннәр.
Президентның дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең һөнәри үсеше турындагы указын гамәлгә ашыру өчен, ведомство яңа проект эшләгән. Бу проектта дәүләт хезмәтендәге кешеләр өченә остазлык тәртибен билгеләячәкләр. Шулай итеп, остазлык иткән дәүләт хезмәткәрләрен кызыктырмакчы булалар. Моның өчен аларның эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге бәяләнәчәк, диелә бу хәбәрдә.
"Шундый җаваплы эшчәнлекне төгәл һәм нәтиҗәле итеп башкарган өчен, остазга матди булмаган бәяләүдән тыш (остазның нәтиҗәләрен тану, аңа рәхмәт белдерү), финанс ягыннан да бәяләү каралачак. Бу - айлык окладның 30 проценты кадәр күләмдә булырга мөмкин", - дип аңлатканнар Хезмәт министрлыгында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
Комментарий юк