Дөнья чемпионаты вакытында "ашыгыч ярдәм" тәүлек әйләнәсе кизү торачак
50 бригада һәм 12 медпункт махсус режимда эшләячәк. Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында ашыгыч медицина ярдәме бригадалары тәүлек әйләнәсендә кунакханәләр һәм команда базалары янәшәсендә киз...
50 бригада һәм 12 медпункт махсус режимда эшләячәк.
Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында ашыгыч медицина ярдәме бригадалары тәүлек әйләнәсендә кунакханәләр һәм команда базалары янәшәсендә кизү торачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов хәбәр итте.
“Кунакханәләрдә даими булачак бригадалар теркәлә. Аерым бригада футболчыларны юлда озатып йөриячәк”, - дип аңлатты министр урынбасары.
“Ак Барс” хоккей клубы, “Рубин” футбол клубы һәм “Казан” тау чаңгысы комплексындагы команда базаларында бригадалар кизү торачак.
Шулай ук “Хезмәт резервлары”, “Зөя”, “Электрон” һәм Үзәк стадионнардагы күнекмә мәйданнарында ашыгыч ярдәм машиналары даими булачак.
Бер үк вакытта барлыгы 26 бригада, 25 мобиль бригада, 12 медицина пункты ярдәм күрсәтергә әзер торачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк