Дөнья чемпионатында муниципаль хезмәткәрләргә махсус форма һәм корал биреләчәк
(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Дөнья чемпионатында муниципаль хезмәткәрләрне юл-патруль хезмәте экипажларында күрәчәкбез. ТР эчке эшләр министры Артем Хохорин «Татар-информ» агентлыгына биргән инте...
(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Дөнья чемпионатында муниципаль хезмәткәрләрне юл-патруль хезмәте экипажларында күрәчәкбез. ТР эчке эшләр министры Артем Хохорин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта белдерде.
«Муниципаль хезмәткәрләрнең киемен ЮХИДИ (ГИБДД) формасына охшатып тегәргә тырышачакбыз. Әмма якыннан караганда ул аларныкыннан аерылып торачак. Муниципаль хезмәткәрләр, беренчедән, тәртип саклаячак – без аларга корал бирәчәкбез. Алар ТР Административ хокук бозулар кодексында каралган вәкаләтләргә ия булачак. Шулай ук хокук бозучыларны тоткарлаганда да ярдәм итәчәкләр, әмма федераль полицейскийлар барыбер төп рольне уйнаячак», - диде Артем Хохорин.
Хәзерге вакытта муниципаль хезмәткәрләр туплыйлар, аларга форма тегәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк