Дөньядагы телләрнең 40 процентына юкка чыгу куркынычы яный - БМО

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). 2016 елда кулланышта булган 6700 телнең 40 процентына юкка чыгу куркынычы яный. Аз санлы төп халыклар мәсьәләләре буенча БМОның Даими форумы 17нче сессиясе ачылышында шул хакта хәбәр иттеләр, дип яза Татарстан Халыклар дуслыгы йортыматбугат хезмәте.

«Аларның күбесе – төп халыкларның телләре, аларның юкка чыгуы шул телләрдә сөйләшә торган төп халыкларның белемнәр системасы һәм мәдәниятен куркыныч астына куя. Төп халыкларның телләре өчен бу куркыныч аеруча зур, чөнки аларның күбесе башка телләрдә дә сөйләшә, шуның нәтиҗәсендә төп халыкларның телләренә ихтыяҗ кими», - диелә оешма хәбәрендә.

16 апрельдә Нью-Йоркта аз санлы төп халыклар мәсьәләләре буенча БМОның Даими форумы 17нче сессиясе ачылды. Аның кысаларында 2019 елда Халыкара төп халыкларның телләре елын үткәрүгә багышланган махсус утырыш узачак. Моннан тыш, сессиядә «Җирдә төп халыкларның күмәк хокуклары, территорияләр һәм ресурслар» дигән темага дискуссия, шулай ук төп халыкларның хокуклары турындагы мәсьәлә буенча махсус докладчы һәм төп халыкларның хокуклары буенча эксперт механизмы рәисе белән диалог оештырылачак.

Аз санлы төп халыклар мәсьәләләре буенча Даими форум БМОның Икътисади һәм Социаль Советы каршындагы консультатив орган булып тора. Беренче сессия 2002 елда үткәрелде, шуннан бирле ул Нью-Йоркта ел саен уза. Форум төп халыкларның хокуклары бозылу турындагы гаризалар һәм шикаятьләрне карамый. Ул БМО системасы учреждениеләре каравына тәкъдимнәр һәм докладлар әзерли, төп халыкларга кагылышлы мәсьәләләр буенча мәгълүмат тарата. 

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
780
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
ТР Мәдәният министрлыгы өч фильм төшерү буенча конкурс үткәрә
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
866
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1316
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
1083
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
841
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1241
0
1
Нишләтергә?
23 июль 2023 - 15:24
890
0
0
Татарча ишегалды бәйрәме!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы