Дөньяның төрле почмакларыннан җыелган татар балалары өчен әдәби-мәдәни квест оештырганнар
Лагерьга Россиянең 23 төбәгеннән, Казахстаннан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән татар балалары килгән. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре "Заречье" лагеренда дөньяның төрле почмак...
Лагерьга Россиянең 23 төбәгеннән, Казахстаннан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән татар балалары килгән.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре "Заречье" лагеренда дөньяның төрле почмакларыннан җыелган татар балалары өчен әдәби-мәдәни квест оештырганнар. Бу турыда Милли китапханә матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Милли китапханә хезмәткәрләре балалар белән "Әдәби-мәдәни квест" уздырдылар. Уен барышында балалар Казан шәһәренең тарихы, татар әдәбияты һәм фольклоры, татар җырлары, татар халкының милли ризыклары турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар. Әлеге уен аша татар мохитенең бөтен нечкәлекләре белән таныштылар. Балаларга уен бик ошады, барысы да бик теләп катнаштылар", диелгән әлеге хәбәрдә.
- 22 июнь - 9 июль көннәрендә бу лагерьда республика күләмендәге "Дуслык" исемле профильле смена эшли. Бу сменаны "Ял" шәһәр үзәге белән берлектә Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы оештырган. Сменага Россиянең 23 төбәгеннән, Казахстаннан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән татар балалары килгән.
Аларның төп максатлары ял итү генә түгел, татар телен һәм әдәбиятын, мәдәниятен, тарихын тирәнтен өйрәнү, камилләштерү.
Очрашу лагерьның актларлар залында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең үткәнен һәм бүгенгесен яктырткан фильм күрсәтү белән башланган. Күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге мөдире Г.Габдрахманова һәм татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Г.Җомаголова Милли китапханәнең эшчәнлеге, фондлары белән таныштырган.
Фото:kitaphane.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
Комментарий юк