Данир Сабиров: «Хатын молодец! Шәп ир сайлаган»
Мөгаен, һәр хатын-кыз иренең хуҗалыкта һәм балалар тәрбияләүдә булышуы хакында хыялланадыр. Данир Сабиров, гастролльләргә еш чыгып китсә дә, хатыны Миләүшәгә бик теләп булыша. Ул инстаграмына еш кына...
Мөгаен, һәр хатын-кыз иренең хуҗалыкта һәм балалар тәрбияләүдә булышуы хакында хыялланадыр. Данир Сабиров, гастролльләргә еш чыгып китсә дә, хатыны Миләүшәгә бик теләп булыша. Ул инстаграмына еш кына я ботка пешергәнен, я кызлары Мәрьям һәм Дания белән уйнаганын, я этләре Кемальны ашатып йөргәнен куя. Шәп ярдәмче бит?!
Соңгы постында ул Мәрьямнең чәчен үреп җыя. Соңыннан Данир кызына: «Миңа синең стилистың булырга кирәк, әйеме?», – ди, һәм тырышып чәч толымчыгын рәтли.
Пост астында хатын-кызлар тормыш тәҗрибәләре һәм бу хакта уйлары белән бүлештеләр. Кемдер хәтта сөйгән ярларын Данирга мастер-класска җибәрергә уйлый, ә кемдер балачагын төшерде һәм әтиләре ничек чәчен үргәнен яздылар.
Автор: Г. Валиева
Фото: Инстаграм @danir_sabirov87
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк