Данир Сабиров киявен татарча сөйләшергә өйрәтә
Танылган пародия остасы Данир Сабировның ике матур кызы үсеп килә. Артист кызларына хәзердән үк әйбәт кияүләр дә күзләп йөри башлаган. Әнә кечкенә кызы Дания белән парлы биюләргә бергә йөрүче Эльдарны...
Танылган пародия остасы Данир Сабировның ике матур кызы үсеп килә. Артист кызларына хәзердән үк әйбәт кияүләр дә күзләп йөри башлаган. Әнә кечкенә кызы Дания белән парлы биюләргә бергә йөрүче Эльдарны кияү итмәкче Данир.
Кичә Данир Инстаграм аккаунтында кызыклы видео урнаштырды. Эльдарны туган көне белән тәбрикләп котлау сүзләре язган артист: «Кияү-балакайны чын күңелдән тәбриклибез! Бездән – иң матур теләкләр! Ходай насыйп итеп, ул да татарчаны өйрәнеп, мул табыннар артында туган телебездә чөкердәшеп утырырга язсын!» - ди ул.
Ә видеода исә, кечкенә кызы Даниядән «Эльдар кемнеке?», – дип шаярта. Дания ике дә уйламыйча: «Он мой», – дип җавап кайтара.
Эльдарның язмышы хәл ителде бугай монда. Үзе ризадырмы...
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @danir_sabirov87
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк