Данир Сабиров мөгез чыгара
Данир Сабиров мөгез чыгарырга ярата инде, үзенең инстаграмына нинди генә фотолар элми ул. Бүген менә ниндидер төсле-төсле укалы баш киеме киеп төшкән фото урнаштырган. Фото асты да кызыклы: «Урманда х...
Данир Сабиров мөгез чыгарырга ярата инде, үзенең инстаграмына нинди генә фотолар элми ул. Бүген менә ниндидер төсле-төсле укалы баш киеме киеп төшкән фото урнаштырган. Фото асты да кызыклы: «Урманда хайваннар бик күп. Фотода: татарский хамелеон узбекского происхождения башкирскими корнями. Бик киң күңелле хайван. Ләкин гаиләсенә кагылсалар, тешләп алырга да мөмкин. Самкасы тагы да усалрак. Алар белән дус булырга киңәш итәм Хәерле көннәр барыгызга да!». Татарчалап урысчалатып шулай дип язып куйган ул. «Сез Боб Марлига ошаган», «Нәрсә кисәгез дә килешә үзегезгә», «Әле ярый мөгезе юк», «Үтерәсең син, Данир», дип комментарийлар язучылар очрый. Кайберләре монда да Элвин Грейны кыстыра, аның прическасын шушы шапкага охшаталар. Берсе исә, үзенә дә мондый шапка кирәклеген яза. Кыскасы, бу фото язылучылары арасында төрле хисләр уята, ләкин күбесе позитив кабул итә.
Чыганак: Г.Хәлиуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
Комментарий юк