Данир Сабировка: «Татар телен бозып утырмагыз!»
Породия остасы Данир Сабиров тормыш иптәше Миләүшә Сабирова белән күптәннән «Татарча сөйләшәбез» дип аталган татар теле дәресләрендә катнашалар. Дөресрәге, Сабировлар укытучы алдына утырып, чираттан у...
Породия остасы Данир Сабиров тормыш иптәше Миләүшә Сабирова белән күптәннән «Татарча сөйләшәбез» дип аталган татар теле дәресләрендә катнашалар. Дөресрәге, Сабировлар укытучы алдына утырып, чираттан укытучы әйткән русча сүзләрнең тәрҗемәләрен әйтәләр һәм һәрбер дөрес җавап өчен кечкенә генә бүләк алалар.
Күптән түгел бу дәресләрнең 3 нче сериясе дөнья күрде. Дәресләрне һәрвакыт күзәтеп торучы игътибарлы тамашачылар тәрҗемә дәресләрендә шактый хаталар да күзәткәннәр. Шуларның берсе видеодәрес астына: «Немедленно укытучыгызны алыштырыгыз! Матур татар телен бозып утырмагыз, сезнең бу татар телен өйрәнүегезне күптәннән күзәтәм, һәр дәрес саен 10 ар сүз әйтелсә, шуның яртысы дөрес тәрҗемә ителми, укытучы тарафыннан! Дәрәҗәгезне төшереп утырмагыз, сезне бит бөтен ТАТАРСТАН карый!» – дип язган. Мондый игътибарлы кешеләргә, әлбәттә, «Афәрин!» диясе килә, шулай да кешенекен күргәнче үзебезгә игътибарлырак булсак иде, дуслар. Әлеге комментарийның авторы смартфонда татар хәрефләрен куллану мөмкинлеге барлыгын белмидер, күрәсең. Кызганыч...
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @danir_sabirov87
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк