Данис Шакиров Татар бистәләрен саклап калырга кирәк, дип саный
(Казан, 30 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татар бистәләрен саклап калу һәм үстерү мәьәләләренә аерым игътибар кирәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Бөтендөнья татар конгрессы...
(Казан, 30 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татар бистәләрен саклап калу һәм үстерү мәьәләләренә аерым игътибар кирәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров әйтте.
Исегезгә төшереп узабыз, бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында II Бөтенроссия татар авылларын һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыенына багышланган матбугат конференциясе булып узды.
“Татарлар яшәгән бистәләрне саклау һәм үстерү буенча бүгенге көндә эшчәнлек алып барырга кирәк, - ди Данис Шакиров. - Конгрессның татар яшьләре оешмасы бу юнәлештә эшчәнлек алып бара. Бүгенге көндә алар Казан бистәләренә һәм гомумән милләттәшләребез яшәгән төбәкләрдә бистәләрне булдыру, саклау мәсьәләләрен күтәрә. II Бөтенроссия татар авылларын һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыенының бер сессиясе шушы темага багышланачак”.
3-5 апрель көннәрендә Казанда узачак II Бөтенроссия татар авылларын һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыенының мәдәни программасы да бар. Җыен вәкилләренә Башкортстанның “Туган тел” татар җырын яшь башкаручылар бәйгесенең төрле елларда җиңүчеләре катнашында гала-концерт һәм Пермь крае Барда районы һәвәскәрләренең “Безнең милли мәдәни мирасыбыз” дип исемләгән концерты тәкъдим ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
Комментарий юк