ДЧ-2018 җанатарларын китап фестивале, яхтада экскурсия һәм халыклар дуслыгы парады көтә
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 13 май, “Татар-информ”). Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә дүрт гомуммәдәни проект узачак, дип хәбәр итә Татарстан мәдәният министрлыгы. 8 июньнән 12 июньгә кадәр “ЮНЕСКО билг...
(Казан, 13 май, “Татар-информ”). Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә дүрт гомуммәдәни проект узачак, дип хәбәр итә Татарстан мәдәният министрлыгы.
8 июньнән 12 июньгә кадәр “ЮНЕСКО билгесе белән: Музей регатасы-2018. Футбол буенча дөнья чемпионатын каршылап” дип аталган мәдәни-спорт ярышы оештырылачак. Проект кысаларында Болгарга һәм Зөя утрау-шәһәрчеге музей-тыюлыкларына крейсер яхталарында һәм күпкорпуслы судноларда экскурсияләр оештыру планлаштырылган.
М.Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында 12 июньдә “Россия халыклары дуслыгы парады” бөтенроссия акциясе узачак. Паркта чатырлар комплексы, ярминкә һәм мастер-класслар оештырылачак. Чара этномәдәни коллективлар башкаруында этник музыка концерты белән төгәлләнәчәк.
18 июньдә Лобачевский скверында “Паркта китапханә – 2018” китап фестивале узачак. Проект әдәбиятны, шул исәптән спорт тематикасын популярлаштыру максатын күздә тотып эшләнгән.
Казанда матчлар алдыннан һәм үткәрү көннәрендә “Дуслык мәйданы” (Кремль яр буенда) эшләячәк. Анда төрле ил халкының җыр-биюләре, мастер-класслар, Казан рәссамнарының пленэрлары булачак.
М.Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында “Гаилә мәйданы” ачылачак һәм анда гаилә спорт эстафеталары оештырыла.
Бауман урамында исә “Сәнгать мәйданы”нда милли сәнгать концерты да кунаклар күңеленә хуш килер. Ә “Казан-Арена” стадионы янында “Уен мәйданы” булачак. Биредә җанатарлар, һичшиксез, клоуннарны, мим һәм “тере” сыннарны очрата алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк