Диләнең «матурлыгын боза»
Татар эстрадасының популяр җырчысы, һәрвакыт матур зәвыклы киемнәре белән сөендергән «модница» Дилә Нигъмәтуллина күптән түгел үзенең үзенчәлекле образы белән тамашачыларны аптырашта калдырды. Чаллы ш...
Татар эстрадасының популяр җырчысы, һәрвакыт матур зәвыклы киемнәре белән сөендергән «модница» Дилә Нигъмәтуллина күптән түгел үзенең үзенчәлекле образы белән тамашачыларны аптырашта калдырды. Чаллы шәһәрендә чыгыш ясаганнан соң җырчы үзенең махсус тектерелгән күлмәге белән мактанып, инстаграм челтәрендәге шәхси битенә шушы образдагы фотосын урнаштырды. «Бүген менә шушындый образда булдым әле. Ләйсән Хаҗиевадан тагын бер матур күлмәк», – дип язган җырчы фото астына. Әмма тамашачылар җырчының фикере белән килешми бугай. Фото астында тиз арада Диләнең күлмәгенә тискәре бәя бирелгән комментарийлар пәйда булды. Шундыйлар арасында, «Сезгә килешми», «матурлыгыңны боза», «бу Дилә түгел», хәтта «марҗа булган бу» диючеләр дә табылган. Дилә исә, тамашачыларның мондый хатларына җавап итеп, әлеге образның бик тә күңеленә хуш килүен искәртә. Без дә бәяләп карыйк әле Диләнең шау-шу куптарган күлмәген!
Фото – Җырчының шәхси аккаунтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк