Депутатлар чүп яндыру заводларына кагылышлы закон проектын кире какты
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 17 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). “Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында” 400-5нче санлы Татарстан Республикасы закон проекты кире кагылды. Аны депут...
(Казан, 17 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). “Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында” 400-5нче санлы Татарстан Республикасы закон проекты кире кагылды. Аны депутат Артем Прокофьев тәкъдим иткән иде. Аның төзәтмәләре торак пунктлар территорияләрендә чүп яндыру заводлары төзелешен тыюга һәм аларның торак пункт чикләреннән 10 км дан якынрак урнашмавына кагылышлы булган. Әлеге мәсьәлә бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында каралды.
Комитет рәисе Таһир Һадиев закон проектының 2017 елның 8нче декабрендә комитет утырышында каралганын искәртте. “Аның нәтиҗәләре буенча, депутат Прокофьевка закон проекты текстын үзгәртү тәкъдим ителгән иде”, - диде ул.
Депутатлар закон проектын кабул итүгә каршы чыкты. Алар моны Татарстанның, Россия төбөге буларак, мондый чикләүләр кабул итә алмавы белән аңлата. Росприроднадзор вәкиле Елена Попова фикеренчә, санитар зона 1 км тәшкил итсә, шул җитә. Ул чүп яндыру заводы кертелгәч, заводта атмосферага чыгарыла торган пычраткыч матдәләрнең күләмен автоматик рәвештә контрольдә тотуны җайга салырга кирәк булачагын билгеләп узды. Депутат Рафаэль Юнысов чүп-чарны сортларга бүлеп җыю системасы гамәлдә булырга тиешлеген белдерде.
Бу мәсьәлә буенча фикер алышуларны соңрак укып булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк