Логотип
Хәбәрләр

Депутатлар чүп яндыру заводының эш технологияләренә җитди карарга кирәклеген белдерде

(Казан, 17 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Чүп яндыру заводын төзегәндә, барлык таләпләрне, мәсьәләләр хәл ителешен исәпкә алу кирәк. Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агр...

(Казан, 17 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Чүп яндыру заводын төзегәндә, барлык таләпләрне, мәсьәләләр хәл ителешен исәпкә алу кирәк. Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында катнашучылар шул фикерне билгеләп уздылар.

Утырышта “Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында” 400-5 нче санлы Татарстан Республикасы закон проекты кире кагылды. Аны депутат Артем Прокофьев тәкъдим иткән иде. Аның төзәтмәләре торак пунктлар территорияләрендә чүп яндыру заводлары төзелешен һәм аларның торак пункт чикләреннән 10 км дан якынрак урнашуын тыюга кагылышлы булган.

“Былтыр закон проектының беренче версиясе буенча сөйләшкән идек. Без эшләп бетерелгән вариантында әйтелгән кисәтү, искәрмәләрне исәпкә алырга тырыштык”, - диде Прокофьев. Ул закон проекты буенча чүп яндыру заводларын торак пунктлар территориясендә төзүне тыю һәм аларның торак пункт чикләреннән 10 км дан якынрак урнашмавы турында нормалар кертелергә ниятләнгәнен әйтте. “Беренче редакциядәге референдумнар, заводны төзүне торак пункттагы халык санына карап килештерү буенча положениеләр алып атылды. Аннан соң берничә эш киңәшмәсе узды”, - диде. Артем Прокофьев прокуратурадан килгән бәяләмәгә тукталып, аларның моны вәкаләтләрдән читкә чыгу булып карауларын белдерде. “Мине бу позиция гаҗәпләндерә, чөнки атмосфера һавасын саклау турында федераль закон буенча, субъектларның чикләүләр кертү өчен вәкаләтләре бар”, - дип белдерде.

Депутат Мөхәммәтвәли Хөснетдинов Самарада утырышта катнашырга туры килгәнен, анда да чүп яндыру заводы төзү мәсьәләсе күтәрелгәнен билгеләп узды. “Мин үзебезгә кагылышлы булгач, шул хакта тыңлап утырдым. Күршеләрнең Татарстанга ничек көнләшеп карауларын күрдем. Безнең Хөкүмәткә ни өчен шундый ышанмау бар? Хөкүмәт заводны экологик яктан нормаль корылма, мондый завод кирәк дип саный икән, ник без һаман каршы киләбез? Җәмгыятькә бу завод нык комачаулаячак дигән төпле нигезләрен күрмим”, - диде.

Артем Прокофьев җавап кайтарып, закон проектында сүз тулысынча тыю турында түгел, ә урнашу чикләрен билгеләү турында баруын билгеләп узды. Аның фикеренчә, әгәр заводның урнашу аралыгы закон проектындагыча булса, проблема болай кискен тормас иде. “Ел дәвамында кешеләр бу проект буенча шикләрен белдерә башлагач, Казан, Яшел Үзән хакимиятләре үзләренең позициясен төгәл әйтергә тиеш иде. Ә алар, без берни белмибез, әле хәл ителмәгән, дип килделәр. Ә баксаң, инде участогы да сатып алынганлыгы билгеле була. Халыкның шуңа ачуы кабара, моннан соң, билгеле, бу ышанычны бетерә”, - дип белдерде депутат. Өстәвенә, ул шәһәр депутатларының халык белән очрашмавына, аңлату эшләре үткәрмәгәненә дә тәнкыйтен белдерде.

Депутат Рафаэль Юнысов бу сорауның үтә дә актуаль булуын билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, завод төзегәндә нинди критерийлар исәпкә алынырга тиешлеге, галимнәр бәяләмәсе, фикере дә кирәк. “Завод вариантын сайлаганда, барлык мәсьәләләр хәл ителгәнен, таләпләргә җавап биргәнен карарга кирәк. Файдага булуын кайгыртырга кирәк”, - диде ул.

Депутат Елена Минакова фикеренчә, монда заводның никадәр ераклаштырылганын түгел, ә технологиясен карарга кирәк. “Нинди регламентта эшләячәкләр. Бүген чыннан да тирә-як мохиткә зыян салмыйча эшли алырлык технологияләр бар. Ачык тулы канлы экспертиза үткәрергә кирәк. Зыяны буламы, чистарту җайланмалары нинди булачак? Татарстан, Казан территориясе үзенчәлекле. Регламентны, спецификаны исәпкә алып төзергә кирәк”, - дип саный ул.

Прокуратура вәкиле Галина Синякова фикерен белдереп: “Закон проектын карадык. Еш кына шундый хата җибәрелә: субъектлар чикләүләр кертергә омтыла. 1 км радиусында санитар яклау зонасы дигән төшенчә бар, әгәр нәрсәдер ошамаса, санитар яклау зонасын үзгәртүнең башка механизмнары бар. Әйдәгез, мөмкин булган алымнарга таянып эшлик, ә Конституция положениеләренә каршы килгәнлектән, прокуратура үзенең кисәтүләрен җиткерде”, - диде.

Татарстан буенча Росприроднадзор вәкиле Елена Попова, термик зарарсызландыру объектларын урнаштыруда чикләү һәм тыю характерында нормалар федераль дәрәҗәдә шактый күп булуын билгеләп узды. Чүп яндыру заводы беренче категория объектка керә. Аның санитар-яклау зонасы күләме – иң якын торак корылмага кадәр 1 мең метр булырга тиеш – бу максималь күрсәткеч, бу норма буенча каралган. Моннан тыш, завод төзелгәнче, экологик экспертиза, тирә-як мохиткә тәэсиргә бәя процедурасы, халык катнашында җәмәгать тыңлаулары узарга тиеш.

Комитет рәисе Таһир Һадиев бу мәсьәлә буенча дискуссияләрне тәмамлап: “Узган ел башында без бер ун кеше Мәскәүгә барып, андагы эш белән таныштык. Дәүләт Думасында булдык, сөйләштек, заводлар эшен карадык. Бу безнең профильле комитетны борчыган сорау булды. Минемчә, монда битараф кешеләр юк. Проблема бар, ел саен чүп-чар калдыклары 5-6 процентка арта. Самосыровода, башка урыннардагы калдыклар – әкрен тәэсирле мина. Бүген җир астына үтеп, алар инде суны да агулый. Бүген республикада программа эшләнгән, Хөкүмәт территориаль урнашу схемасын раслады. Безгә бу мәсьәләгә җитди карап, чүпне сортларга аерырга кирәк. Шундый бурыч тора. Ә Прокофьев белән шул мәсьәләдә килешәм: халык безнең акыллы, бу тема безне берникадәр берләштерде дә. Бәлки, дөрестән дә, завод буенча бик үк объектив мәгълүмат та бирелмәгәндер. Бу эзлекле системалы эш, бер көнлек эш түгел”, - диде.

Таһир Һадиев депутатларга закон проектын кире кагуны тәкъдим итте.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк