Десантчылар Вәсилә Фәттахованың «Туган як» җырын башкара - видео
Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Вәсилә Фәттахованың «Туган як» җырын җырлап барган десантчылар видеосы популярлык казанды. «Татар-информ» аларның кем икәнен ачыклады. Бу видео бик тиз арада к...
Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Вәсилә Фәттахованың «Туган як» җырын җырлап барган десантчылар видеосы популярлык казанды. «Татар-информ» аларның кем икәнен ачыклады.
Бу видео бик тиз арада күп кенә төркемнәргә урнаштырылды. «Моя Уфа» төркемендә ул бер көн эчендә 55 мең карау җыйган. Җырчы десантчыларны «Россия 1» каналында да күрсәттеләр.
«Татар-информ» видеода Уфа шәһәренең 2 тапкыр Советлар Союзы герое Муса Гайса улы Гәрәев исемендәге очышларга башлангыч әзерлек бирә торган гомумбелем бирү интернат-мәктәбе кадетлары икәнен ачыклады. Уку йортына шалтыраткач, үзен «кадет Әюпов» дип таныштырган укучы бу мәгълүматны раслады. «Җырны Артур Вахов җитәкчелегендәге 4 курсның 1 рота укучылары башкарды»,– диде ул.
Дежур әйтүенчә, кадет корпусында татар җырларын белгән укучылар белем ала. «Милләтләр Кроссы»ннан кайтып барган чакта шул җырны башкарырга булдык. Укучыларга бу җырны башкарырга дигән приказ бирелмәде. «Туган як» җыры бик популяр. Алар үз теләкләре белән җырлый башладылар», - диде ул.
Уку йортына 7 классны бетергән укучылар кабул ителә. Алар 11 класска кадәр укый, урта белем белән бергә очышларга башлангыч әзерлек ала.
Альбина Мөхәммәдиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
Комментарий юк