Хәбәрләр
Децл турында күпне белмәгәнбез
Быел 3 февраль көнне рэп башкаручы Кирилл Толмацкий вафат булды. Децл исеме астында танылган башкаручы нибары 35 яшен тутырган булган. Истәлекле хатирәләр булганда, кеше – исән диләр. Бүген без артист...
Быел 3 февраль көнне рэп башкаручы Кирилл Толмацкий вафат булды. Децл исеме астында танылган башкаручы нибары 35 яшен тутырган булган. Истәлекле хатирәләр булганда, кеше – исән диләр. Бүген без артистның тормышында булган иң кызыклы, шаккатыргыч һәм дулкынландыручы мизгелләргә тукталырбыз:
- Кириллга 13 яшь булганда аны Швейцариягә белем алырга җибәрәләр. Андагы мәдәният аңа бик нык тәэсир итә һәм ул аннан Россия эстрадасы өчен яңа булган хип-хоп жанрын алып кайта.
- Егетнең беренче дискы 2000 елда яздырыла. «Кто ты» дип исемләнгән альбом 1000000 данә булып тарала. Барлык текстларның авторы – Кирилл үзе.
- Кечкенә буе аркасында «Децл» дип Кириллга кечкенәдән эндәшәләр.
- 2003 елда Кирилл «Последний герой» дигән тапшыруда катнашкан вакытта Николай Дроздов киңәше белән агулы бакалардан аш пешерә. Төркем әгъзәлары әллә ничә көн агуланып авырыйлар.
- Кирилл һәрвакыт шәхси тормышын яшерә. 2005 елда аның әти булуы гына билгеле.
Текст: Эльвира Сабирова
Фото: rtown.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк