Дилә Нигъмәтуллина: «Дусларым! Сезнең ярдәм кирәк!»
Һәр җырчының үз тарихы бар. Кемдер унар-унбишәр ел җырласа да дан казанмый, ә кемдер мизгел эчендә дөрләп кабынып танылып китә һәм ахырга кадәр сүнми-сүрелми иҗат итә. Бу сүзләр күбрәк җырчы Дилә Нигъ...
Һәр җырчының үз тарихы бар. Кемдер унар-унбишәр ел җырласа да дан казанмый, ә кемдер мизгел эчендә дөрләп кабынып танылып китә һәм ахырга кадәр сүнми-сүрелми иҗат итә. Бу сүзләр күбрәк җырчы Дилә Нигъмәтуллинага туры киләдер. Заманында үзенең өч җыры белән дә тамашачы күңелен яулаган артист ул. Бүген дә иҗатка тугрылыгы, тамашачыга мәхәббәте аны озатып бара.
Дилә инстаграм тасмасын да хис-кичерешләре, истәлекләре белән тулыландырып бара. Бүген исә ул инста дусларыннан киңәш сорый. «Дусларым! Сезнең ярдәм кирәк! Бүген берничә ел җыелып килгән концерт күлмәкләрен актарып чыктым. Арасында берничә тапкыр гына киелгәннәре дә бар. Нишләргә икән алар белән дип баш каткан. Берничә вариант бар. Әмма сезнең тәкъдимнәрне тыңлап карыйсы килә» дип яза җырчы. Дуслары төрле киңәшләр биргән. «Авыл мәдәният йортларына бирегез, сезгә, концертларга киеп чыккан саен, рәхмәтләрен укырлар. Бер рәхмәт, мең баләдән коткара ди. Үзегезгә дә бик күңелле булыр, күлмәкләрегезне яратып, хөрмәтләп киючеләр булгач, мин шулай уйлыйм», «Истәлек бит алар, ник сатырга? Аларны сатып ни ач булмыйсың, ни тук булмыйсың дигән кебек! Баеп та китмисен...фасоннарын үзгәртеп бераз матур ташлар өстәтеп, озыннарын кыскартып каурый, йоннар өстәп, үзгәреш кертеп янадан киеп буладыр, минемчә» диючеләр дә бар. Дуслар, сез дә киңәшләрегезне язсагыз иде. Көтеп калабыз.
Фото: @dilyanig
Г.Гыймадиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк