Дилә Нигъмәтуллина: «Мин бүтән дәшми булдыра алмыйм»
Кичә җырчы инстаграм тасмасында җан өздергеч пост урнаштыра. Дилә табибларның компетентсызлыгына юлыккан. Постта ул 2 яшьлек баланың тарихы хакында сөйли. Сабыйны озак вакыт дәвамында төгәл диагноз к...
Кичә җырчы инстаграм тасмасында җан өздергеч пост урнаштыра. Дилә табибларның компетентсызлыгына юлыккан.
Постта ул 2 яшьлек баланың тарихы хакында сөйли. Сабыйны озак вакыт дәвамында төгәл диагноз куя алмыйча, башка авырулардан дәвалап җәфалыйлар. Нәтиҗәдә, баланың иммунитеты зәгыйфьләнә, әни кешенең йокысыз төннәр арасында тәмам хәле юкка чыга.
Икенче очрак безнең республиканың район хастаханәсендә була. Хатын-кызга кан сыеткыч дарулар эчертеп, үтерә язганнар. Соңыннан гына җиһазлар төзек булмау сәбәпле, хатын-кызның анализ нәтиҗәләре дөрес түгел икәне ачыклана.
Дилә табибларны турыдан-туры гаепләми: «Бу очракта мин кемне гаепләргә төгәл белмим... Әмма мондый хаталар кеше гомерен өздерергә мөмкин», – дип язган ул.
Автор: Г. Вәлиева
Фото: @dilyanig
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк