Динә Гайзатуллина Россиянең Яшьләр Хөкүмәтләре ассоциациясе рәисе итеп сайланды
(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Татарстанның яшьләр Хөкүмәте рәисе Динә Гайзатуллина Россия Яшьләр Хөкүмәтләре ассоциациясенең яңа рәисе итеп сайланды. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә....
(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Татарстанның яшьләр Хөкүмәте рәисе Динә Гайзатуллина Россия Яшьләр Хөкүмәтләре ассоциациясенең яңа рәисе итеп сайланды. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.
Динә Гыйззәтуллина әлеге вазифага Салехардта узган Россия Яшьләр Хөкүмәтләре ассоциациясенең X Бөтенроссия съездында билгеләнде. Съездга илнең 50дән артык төбәгеннән 150 вәкил җыелган иде.
Динә Гыйззәтуллина Татарстан Яшьләр Хөкүмәте рәисе булу белән бергә, «Земля» республика кадастр үзәге генераль директоры да.
Татарстанның яшьләр Хөкүмәте исә Россиядә иң яхшылардан берсе дип табылды.
Хәзерге вакыта Россия Яшьләр Хөкүмәтләре ассоциациясе федерациянең 67 субъектыннан 2 меңнән артык егет һәм кызны берләштерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
Комментарий юк