Динә Закирова: «Минем өчен әни булу дөньядагы иң зур бәхет»
Әниләр көне якынлаша. Шул уңайдан «Акчарлак» газетасы сораштыру оештырган. Танылган скрипкачы Динә Закирова да аларга үз фикерен җиткергән. «Әниләр көне кечкенә чактан 8 март дип истә калган минем. Ш...
Әниләр көне якынлаша. Шул уңайдан «Акчарлак» газетасы сораштыру оештырган. Танылган скрипкачы Динә Закирова да аларга үз фикерен җиткергән.
«Әниләр көне кечкенә чактан 8 март дип истә калган минем. Шуңа да яңа «ясалма» бәйрәмнәрне бик үк кабул итеп бетерә алмыйм, хәтта бәйрәмнең ничәсе икәнлеген дә хәтерләмим. Минемчә бу яңа бәйрәмнәр ул «бизнес ход»тыр. Халык бүләкләр, чәчәкләр алсын өчен чираттагы сәбәптер. Мин шулай уйлыйм ‒ әгәр әниең исән сау икән, елның теләсә кайсы көнен алып аңа чып чын «Әниләр бәйрәме» ясасаң аннан да кадерле, аннан да матур котлау булмас иде. Көн дә әниләргә рәхмәт әйтеп торсаң да аз димәкче булам, игътибар бирү өчен аерым бер датаны көтеп ятасы юк! Ә минем өчен иң кадерле бүләк ‒ кызым ясаган рәсем яки кул эше. Шуны көтәм, күз яшьләре белән кабул итәм. Башка бер нәрсәгә дә исем китми, алтыннан тау өеп бирсәләр дә, янында торган кечкенә куллар ясаган рәсемгә алыштырмас идем... Минем өчен әни булу дөньядагы иң зур бәхет, иң олы куанычым!», дип җавап биргән ул.
Автор: Г.Шарапова
Фото: dinazakorova_dz
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк