Логотип
Хәбәрләр

Диния Нәзарәте татар телен үстерүне үзләренең яңа миссиясе дип игълан итте

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). Кичә Кама Тамагы мөхтәсибәтендә Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең 2017 елда башкарылган эшчәнлек нәтиҗәләренә багышланган чираттагы Пленум утырышы узды. Бу...

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). Кичә Кама Тамагы мөхтәсибәтендә Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең 2017 елда башкарылган эшчәнлек нәтиҗәләренә багышланган чираттагы Пленум утырышы узды. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пленумда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Рафик хәзрәт Мөхәммәтшин, Илфар хәзрәт Хәсәнов, Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Кама Тамагы районы башлыгы Павел Лоханов һәм барлык район имам-мөхтәсибләре җыелды. 

"Безнең мөфтият өчен тарихта 25-еллык юбилее белән истә калган 2017 ел артта калды, - диде мөфти. - Чирек гасыр эчендә Татарстан өммәтендә күзгә күренерлек үзгәрешләр булды. Бүген Нәзарәт карамагында 9 казыят, 48 район мөхтәсибәте, 1415 мәхәллә, 9 мәдрәсә, Россия ислам университеты, Казан ислам институты, Болгар ислам академиясе бар".

Шуның белән бергә, 25 ел элек көн кадагында булган мәсьәләләр бүген яңача яңгыраш һәм төсмер алды, дип әйтә мөфти: "Сүз, иң беренче чиратта, татар телен саклап калу һәм аны Татарстанда дәүләт теле буларак үстерү, үзебезнең рухи мирасыбызны торгызу, милли зыялылар катламын тәрбияләү турында бара. Милләтебезнең йөзен һәм холкын, гореф-гадәтләрен һәм рухи-әхлакый юнәлешләрен билгели торган әлеге рухи хәзинәбезне киләчәк буыннарга җиткерү – бүген Нәзарәт үз эшен шушы олы бурычны да күздән чыгармыйча башкарырга тиеш". Үз чыгышында хәзрәт шулай ук 2018 елда Нәзарәт алдында торган төп максатларны билгеләде: Хәнәфи мәзһәбен саклау, татар дини мирасны торгызу һәм үстерү, дин әһелләренең җәмгыятьтәге абруен күтәрү.

Мөфти шулай ук 2017 елда башкарылган эшчәнлеккә үз бәясен бирде: "Шактый кыен һәм каршылыклы булуына карамастан, 2017 елда мөфтият байтак казанышларга иреште".

татар-информ

Фото: dumrt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк