Дәниф Шәрәфетдиновка бер көндә 600 мең акча җыелган!
Социаль челтәрләрдә җырчы Дәниф Шәрәфетдиновка дару алыр өчен ярдәм кирәклеге хакында хәбәр таралды.
Социаль челтәрләрдә җырчы Дәниф Шәрәфетдиновка дару алыр өчен ярдәм кирәклеге хакында хәбәр таралды.
Ул үзенә тиешле препаратны ала алмавын, шунлыктан хәле начарланганын, урын өстендә генә ятып торганын җиткергән иде. Изге күңелле кешеләр ярдәме белән бер көн эчендә 600 мең сумнан артык акча җыелган. Изге эштә “ВТ” укучыларының да өлеше бар. Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм кулы сузган барлык кешеләргә рәхмәт җиткерәбез. Ул үзе дә барлык булышучыларга рәхмәтен җиткерә.
Җырчыга әле дә ярдәм итеп була. Андыйлар 89370423783 номерына беркетелгән Саклык банкына акча күчерә ала.
27 апрельдә исә Чаллы шәһәрендә Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм йөзеннән Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында хәйрия чарасы уза.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк