Драматург Гафур Каюмов сәхнәдә алган имгәнүдән фаҗигале төстә вафат булды
Кичә драматург Гафур Каюмов вафат булган. Бу хакта Әтнә театры артисты Гөлинә Шәйхи җиткергән мәгълүматны "Татар-информ" хәбәрчесенә шәхси чыганак әйтте. Башлангыч мәгълүматлар буенча, Гафур Каюмов А...
Кичә драматург Гафур Каюмов вафат булган. Бу хакта Әтнә театры артисты Гөлинә Шәйхи җиткергән мәгълүматны "Татар-информ" хәбәрчесенә шәхси чыганак әйтте.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, Гафур Каюмов Арчада сәхнәдә декорация куйганда ялгыш егылып төшкән һәм тимер торбага кадалган, дип хәбәр итте чыганак. Операцияне йөрәге күтәрә алмыйча, реанимациядә вафат булган.
Каюмов Гафур Шәкүр улы 1959 елның 2 мартында Арча районы Яңа Сәрдә авылында туа. 1983 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм 1990 елга кадәр Республика күчмә театрында (хәзер К.Тинчурин исемен йөртә) эшли. 1990 елның сентябреннән 1997 елга кадәр — Татар академия театрында артист.
Аның рольләре: Исмәгыйль — «Галиябану», Шәрәфетдин — «Асылъяр» (М.Фәйзи), Самоедов — «Боз астында дулкын» (Ә.-Т.Рахманкулов), Сәлимҗан — «Зөләйха», Хаим — «Җан Баевич» (Г.Исхакый), Поль — «Тол ханымда тукталыш» (Э.Лабиш) һ.б.
1980 елдан Г. Каюм пьесалар яза. Алар татар һәм башкорт театры сәхнәләрендә куела.
Ул язган пьесалар: «Мирас», «Һинд кызы», «Ач күзеңне, мин монда» һ.б.
Соңгы вакытта Гафур Каюмов Арча халык театрында режиссер булып эшли иде. Ул педагогия көллияте үзешчән театрында да хезмәттәшлек итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк