Дуңгыз елы табынында нинди ризыклар булырга тиеш?
Яңа 2019 елны каршылаганда бәйрәм табынында нинди ризыклар булырга тиеш? Йортка уңыш һәм бәрәкәт килсен өчен бу елны ничек каршыларга? Ризыклар төрле булырга тиеш, табынга җиләк-җимешләр, конфетлар к...
Ризыклар төрле булырга тиеш, табынга җиләк-җимешләр, конфетлар куярга кирәк.
Сары төстәге Җир Дуңгызы бәйрәм табынының мул, төрле ризыклы булуын ярата: теләсә нинди ит (дуңгыз итеннән башка), балык, балык ризыклары, кузаклылыр, төрле салатлар, үзенчәлекле десертлар әзерләргә була. Өстәлдә бик күп җиләк-җимешләр булырга тиеш: ананас, цитруслылар, киви, шулай чикләвек һәм бал. Салатларның төп ингредиенты итеп гөмбә сайлагыз.
Яңа ел табынына ботка кую мәҗбүри. Бу бәйрәм ризыгы булмаса да, дуңгызлар аны бик ярата. Сары Җир Дуңгызын пешкән итсез һәм камыр ризыкларсыз да калдырырга ярамый.
Шулай ук бәйрәм табынының ничек корылуы да мөһим. Анда һичшикесез бәйрәм эскәтере, яңа, якты савыт-саба, купшы салфеткалар, шәмнәр, дуңгыз сыны булырга тиеш.
Сары төстәге Җир Дуңгызы күп төрле салатларга «шат булачак». Бу гади «Шуба», «Оливье», «Винегрет» яисә бөтенләй яңа, чикләвекләр һәм кузаклылар өстәлгән салат та булырга мөмкин. Дуңгыз бәрәңге ярата, шуңа күрә аны төрлечә әзерләргә ярый. Яңа ел табынында конфетлар, зефир, торт һәм приожный кебек десертлар булырга тиеш. Барлык ризыкларны да бәйрәмчә бизәргә кирәк.
2019 елны каршылаганда табында нәрсәләр булмаска тиеш?
2019 елны каршылаганда бәйрәм өстәлендә сало, ветчина, колбаса, паштет, гомумән дуңгыз ите булган ризыклар булмаска тиеш. Сары Җир Дуңгызы талымсыз, бөтен ризкны да ашый, өстәлдә үрдәк һәм куян итен булса яхшы.
Чыганак: интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк