Дума милли телләр турында закон проектын беренче укылышта төзәтмәләр белән кабул итте
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Россия Дәүләт Думасы милли телләрне ихтыяри укыту турындагы закон проектын күп төзәтмәләр белән беренче укылышта кабул итте һәм эшләп бетерергә җибәрде. Дәүләт Думасы утырышында доклад белән Мәгариф һ...
Россия Дәүләт Думасы милли телләрне ихтыяри укыту турындагы закон проектын күп төзәтмәләр белән беренче укылышта кабул итте һәм эшләп бетерергә җибәрде. Дәүләт Думасы утырышында доклад белән Мәгариф һәм фән комитеты рәисе Вячеслав Никонов чыгыш ясады.
Никонов закон проектының икенче укылышына Дәүләт Думасында махсус төзелгән эшче төркем тарафыннан җитди төзәтмәләр кертеләчәген әйтте.
Мәгариф һәм фән комитеты рәисе закон проектын эшләгәндә кешенең туган телен өйрәнүгә хокукын һәм мәктәп укучысы өчен нинди телнең туган тел булуын сайлау мөмкинлеген теркәүне тәкъдим итте. Төзәтмәләр рус телен ана теле итеп өйрәнү мөмкинлеген күз алдында тота.
“Әгәр дә беренче укылышта тәкъдим ителгән закон проектына дәгъваларыгыз булса, карарга карата сездә бернинди дә каршылык булмаска тиеш, чөнки безнең коллегаларда аңа карата бернинди җитди каршылык юк”, - дип мөрәҗәгать итте Никонов депутатларга.
Ул Туган телләргә ярдәм итүче фонд булдырылачагын һәм аның әлеге өлкәдә фән проблемаларын чишү белән шөгыльләнәчәге турында сөйләде.
“Безнең Мәгариф министрлыгы белән фонд төзү турында килешү бар, әмма әлегә төгәл параметрлары билгеләнмәгән”, — диде Никонов. Аның сүзләренчә, закон проектының икенче укылышына вазгыятькә ачыклык керәчәк.
Закон проекты турындагы доклад күп сораулар тудырды. Депутатлар милли телләргә ярдәм итүче фондның кайчан һәм ничек итеп төзеләчәген, яңа концепциянең нәрсә күзаллавын, педагогик кадрлар әзерләү мәсьәләсе ничек хәл ителәчәген, туган телләрне өйрәнүдә нинди дә булса мотивация система булачакмы икәнлеген ачыкладылар.
“Безнең илдә һәр тел милли байлык булып тора. Шунлыктан аны саклауга без барлык көчебезне куярга һәм моның өчен барлык шартларны тудырырга тиеш”, - диде Никонов.
Утырыш йомгаклары буенча, закон проектын беренче укылышта кабул итәргә, закон проектына төзәтмәләрне утыз көн эчендә тәкъдим итәргә дигән карар чыгарылды. Закон проектын беренче укылышта кабул итүне Дәүләт Думасының 373 депутаты хуплады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк