Думада җир кишәрлекләрен ипотекага беренче кертем буларак кулланырга тәкъдим иттеләр
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов ташламалардан файдаланучыларның төрле категорияләренә бушлай бирелә торган җир кишәрлекләрен ипотека рәсмилә...
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов ташламалардан файдаланучыларның төрле категорияләренә бушлай бирелә торган җир кишәрлекләрен ипотека рәсмиләштергәндә беренче кертем сыйфатында куллануны рөхсәт итәргә тәкъдим итте.
Парлементарийның тәкъдиме РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы каравына тапшырылды, дип хәбәр итә RT.
Депутат сүзләренчә, әлеге башлангыч барыннан да элек күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән, чөнки аларның еш кына беренче кертемне түләргә хәлләреннән килми.
Шул ук вакытта, Власов ташламалардан файдаланучыларга бүлеп бирелә торган җирнең минималь бәясен закон нигезендә беркетергә тәкъдим итә. Кишәрлекнең кадастр бәясе 1 миллион сумнан да кимрәк булырга тиеш түгел, дип ышана ул.
Әлеге тәкъдим шуның белән бәйле: кешеләргә еш кына иң арзанлы җир кишәрлекләре бүлеп бирәләр, аларда инфраструктурага бәйле проблемалар аркасында нәрсә дә булса төзүе кыенга туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
“Композитор да, дирижёр да түгел. Гади бер скрипкачы мин!”
-
Укыдыгызмы?
-
“Гармунтуй” гала-концерты
-
Спектакльгә билет от!
-
Бүген «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләрнең Республика театр фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
-
Татарстан Республикасы Милли музеенда яңа проектлар!
-
Бездән җыр - сездән видео!
-
«Һөнәр» XVI Бөтенроссия яшь режиссура фестивале
Комментарий юк