Экология министры "Тяжело с татарским" антипремиясе бирелү белән килешми
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 27 апрель, "Татар-информ"). Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков "Тяжело с татарским" антипремиясе бирелүгә ризасызлыгын белдерде. Министрлыкның матбугат хезмәте тараткан...
(Казан, 27 апрель, "Татар-информ"). Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков "Тяжело с татарским" антипремиясе бирелүгә ризасызлыгын белдерде. Министрлыкның матбугат хезмәте тараткан хәбәрдә шул хакта әйтелә.
"Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы татар теленә зур ихтирам белән карый. Көн саен сайтта ике дәүләт телендә яңалыклар алып барыла, гражданнардан татар телендә килгән барлык мөрәҗәгатьләргә без шулай ук туган телдә җавап бирәбез. Районнарда яшәүчеләр белән очрашуларда, брифингларда, матбугат конференцияләрендә һәм башка күп кенә чараларда да мәгълүматларны ике телдә җиткерергә тырышабыз. Экологларның “Татар теле белән авыр” антипремиясенә лаек булуына килгәндә, бу хәл белән килешмим", - дип белдерде Экология министры Александр Шадриков.
"Мин үзем дә, күршеләр һәм танышлар белән аралашып, татар теленә өйрәндем, шуңа күрә дә дусларым белән аларның туган телендә аралашам. Миңа татар теле бик якын. Татар әдәбиятын, бигрәк тә шигъриятне яратып укыйм", - дип белдерде ул.
Республиканың су саклау зоналарында урнаштырыла торган мәгълүмат такталарына килгәндә – без федераль законнарга нигезләнеп эш итәбез. Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан Җирлектә су саклау зоналары чикләрен һәм су объектларының яр буе саклык полосалары чикләрен билгеләү кагыйдәләре расланды. Әлеге Кагыйдәләрнең 8 пункты нигезендә – су саклау зоналары өчен махсус билгеләнгән мәгълүмат тамгаларының үрнәкләре Россиянең Табигый ресурслар министрлыгы боерыгы белән расланган, әлеге документта бу тамгаларның төсе дә, зурлыгы да, эчтәлеге дә билгеләнгән.
Искәртеп үтик, бу премия татар телен үз эшчәнлегендә кулланмаган дәүләт оешмаларына бирелә. “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында тапшырыла торган “Тяжело с татарским” антипремиясе быел татарча мәгълүматлар булмаган өчен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына бирделәр.
Милләте буенча чуваш булган Александр Шадриков "Татар-информ"га интервьюсында татар телен үзе генә түгел, балаларының да белүе хакында белдергән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк