"Экотрадиция 2018" халыкара конкурсы башлана
(Казан, 14 февраль, "Татар-информ"). Экология мәсьәләләре белән мавыгучы татарстанлылар "Экотрадиция 2018" халыкара конкурсында катнашу өчен чакырыла. Бу хакта ТР Экология һәм табигый байлыклар минист...
(Казан, 14 февраль, "Татар-информ"). Экология мәсьәләләре белән мавыгучы татарстанлылар "Экотрадиция 2018" халыкара конкурсында катнашу өчен чакырыла. Бу хакта ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Уздырыла торган конкурсның максаты – табигатьтән файдалану культурасын үстерүгә юнәлдерелгән экологик гореф-гадәтләрне популярлаштыру. Видеопрезентация яисә видеоролик рәвешендә тапшырылган эштә конкурста катнашучылар үзләренең экологик гореф-гадәтләре турында сөйләргә тиеш. Видеоның дәвам итү вакыты 3 минуттан артып китәргә тиеш түгел.
Конкурста 2018 елның 22 февраленнән 22 маена кадәр катнашырга була.
Моның өчен оештыручының http://organicalliance.ru/ сайтыннан анкетаны алырга һәм тутырырга кирәк. "Экотрадиция" конкурсын оештыру комитетына" дип язып куелган эшләрне info@organicalliance.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.
Җиңүчеләргә Дипломнар тапшырылачак, конкурс йомгаклары буенча иң яхшы эшләр "Экологик гореф-гадәтләр" җыентыгына кертеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк