Экспертлар Татарстанга яз иртә килмәячәк дип белдерде
(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Татарстанда быел яз иртә килмәячәк. Бу хакта “Татар-информ”га КФУның Экология һәм табигый байлыклардан файдалану институтының метеорология, кл...
(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Татарстанда быел яз иртә килмәячәк. Бу хакта “Татар-информ”га КФУның Экология һәм табигый байлыклардан файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев җиткерде.
Эксперт сүзләренчә, быел кыш карлы булды һәм һава температурасы тирбәлеп торды. Декабрьдә температура -8 градус урынына бары -4 градус булды. Гыйнварда нормадан 2 градуска югары булып, -12 градус иде.
Бигрәк тә февраль башында кар күп яуды. Бер тәүлектә айлык нормада явым-төшем булды. Февраль ахырында температура кинәт түбәнәйде. Норма буенча -8дән -10 градуска кадәр буласы урында бүгенге көндә -15 градус булды.
“Быел кыш барысы да күзәтелде: республикада кыш башында Төньяк Атлантика тәэсире белән җылы булды. Хәзер исә Арктика һәм Себер тәэсирендә – салкын. Кышның иң салкын көне 26 февральдә теркәлде. Иртәнге сәгатьләрдә температура КФУ метеостанциясендә -23,5 градусны күрсәтте”, – дип сөйләде Юрий Переведенцев.
Республикада кар күп яуды. Язгы ташулар язның ничек килүенә бәйле.
“Март башында температура нык күтәрелү булмас дип уйлыйм. Мартта кышкы һава торышы булачак. Суыклар хәзерге кебек уртача булачак. Яз иртә килмәячәк”, – диде КФУ хезмәткәре.
Климатик яз гадәттә 31 мартта башлана. Бу вакытта уртача тәүлеклек температура ноль градус була. Кар катламы гадәттә 9 апрельдә таркала.
Фото: Султан Исхаков
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк