Эльмир Низамов Чемпионатка багышлап “Футбол тубы” җырын язган
Танылган композитор Эльмир Низамов футбол буенча Дөнья чемпионатына багышлап җыр иҗат иткән. Ул өч вариантта – татар, рус һәм инглиз телләрендә яздырылган. Бу хакта Эльмир Низамов “Татар-информ” мәгъл...
Танылган композитор Эльмир Низамов футбол буенча Дөнья чемпионатына багышлап җыр иҗат иткән. Ул өч вариантта – татар, рус һәм инглиз телләрендә яздырылган. Бу хакта Эльмир Низамов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә үзе сөйләде.
“Футбол тубы” җырының сүзләрен Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис иҗат иткән. Җырның текстын рус теленә Гөлфия Мотыйгуллина, инглиз теленә Дмитрий Журавков тәрҗемә иткән.
“Ренат абый Хариска чемпионатка багышланган шигырь язарга дип үзем тәкъдим ясадым. Ул минем белән килеште һәм махсус минем өчен текст әзерләде. Ә рус һәм инглиз теленә тәрҗемә ителгән авторлар белән эш барышында бераз үзгәрешләр, өстәмәләр керттек, чөнки әзер көйгә текст иҗат итү бик җиңел эш түгел”, - диде композитор.
Эльмир Низамов җырның ни өчен татар, рус һәм инглиз телләрендә яздырылганын аңлатты. “Без, Татарстанда яшәп, иң кимендә шул өч телне белергә тиеш дип саныйм. Хәзерге вакытта бездә футбол буенча Дөнья чемпионаты көннәре уза, футбол турында иҗат иткән җырым рус, татар яисә инглиз телендә генә булса, дөрес булмас иде. Шуңа күрә, җырны берьюлы өч телдә яздырырга булдык. Иң элек җыр татар текстына иҗат ителде. Ә инде тәрҗемәчеләрнең эше катлаулырак булды: беренчедән, төгәл тәрҗемә ясарга кирәк, икенчедән, тәрҗемә ителгән текст җырның көенә, ритмына да туры килергә тиеш. Шулай итеп, өч төрле вариантта җыр туды”, - диде ул.
“Футбол тубы” җырын татар, рус һәм инглиз телләрендә Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина башкара. “Бу бит тарихи вакыйга, футбол мундиале илчесе, җырчы Эльмира Кәлимуллинага футбол тематикасына җыр башкару бик дөрес һәм урынлы булыр дип уйладым һәм Эльмира белән җыр яздырдык”, - дип сөйләде Эльмир Низамов.
“Җырны интернет челтәрләрендә әле бер көн элек кенә тәкъдим иттек, Дөнья чемпионаты бер айга якын барачак, безнең тамашачы да, чит ил тамашачысы да җыр белән танышыр дип өметләнәм. Әлегә чит ил кешеләре ишетмәгәннәрдер дип уйлыйм”, - диде композитор.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк