Эльмир Низамов: «Кино өчен Илшатка җыр урлап бирдем»
Татар композиторы Эльмир Низамов яңа заман татар музыкасы белән кызыксынучы яшьләргә татарча музыка язу серләрен өйрәтте. Яңа заманның иң актив татар композиторы декабрьдә узган «TAT CULT LAB» / музык...
Татар композиторы Эльмир Низамов яңа заман татар музыкасы белән кызыксынучы яшьләргә татарча музыка язу серләрен өйрәтте. Яңа заманның иң актив татар композиторы декабрьдә узган «TAT CULT LAB» / музыка музыкаль арт-лабораториясендә лекция укыды. Безнең хәбәрчебез әлеге лекциянең иң кызыклы урыннарын конспектлады.
«Кино өчен Илшатка җыр урлап бирдем»
Кино тәҗрибәм зур түгел. Беренчесе – Илшат Рәхимбайның «Представь» фильмына язылган музыкам Италиядә узган халыкара кинофестивальдә «Иң яхшы кино музыкасы» номинациясендә җиңү яулады. Ике дин вәкилләре турындагы фильм. Аңа көй язу турында соралгач, беренче булып Джон Леннонның Imagine искә төште. Мин «Битлз»ны бик яратам. Илшатка шуны файдаланырга тәкъдим иттем. Әмма авторлык хокуклары буенча проблема була иде. «Әйдә, мин аны матур итеп эшкәртәм», дидем. Илшат: «Ни телисең – шуны эшлә», диде. Мин аны матур итеп «урладым». «Низамов җыр урлый», дигән исем куярлык, әйеме? Чынлыкта мин, әлбәттә, аны урламадым, андагы аккордларын бөтенләй алып куйдым, мажорны минорга күчердем. Бары тик мотивның гомуми тасвирламасы гына калды. Ул охшаган да кебек, охшамаган да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк