Эльмир Низамов «Минем Такташ» операсының репертуар спектакле булуын тели
Композитор Эльмир Низамов «Минем Такташ» операсының тамашачыга репертуар спектакле буларак күрсәтелүен тели. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрсенә әйтте. Кичә Тинчурин театр залында KazanOperaLab пр...
Композитор Эльмир Низамов «Минем Такташ» операсының тамашачыга репертуар спектакле буларак күрсәтелүен тели. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрсенә әйтте.
- Кичә Тинчурин театр залында KazanOperaLab проекты кысаларында «Минем Такташ» камера операсы күрсәтелде. Либретто авторы – шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин, композитор – Ильяс Камал, режиссер Лилия Әхмәтова. Ильяс Камал үзе «Sforzando» яшьләр оркестрына дирижерлык та итте. Солистлар – Эльза Исламова, Артур Исламов, Илгиз Мөхетдинов.
«Спектакль кемгәдер ошарга, кемгәдер ошамаска мөмкин – һәркемнең үз зәвыге. Мин бу спектакльнең профессиональ эшләнүен күрәм. Безнең татар музыкасының киләчәге бар, биредә милли нигезләр дә сизелә, шул ук вакытта заманча да яңгырый», - диде «Минем Такташ» операсының премьерасыннан соң Эльмир Низамов.
Танылган композитор фикеренчә, әлеге опера альтернативаны кабул итмәүчеләр өчен традицияләр барлыгын күрсәтүче спектакль.
Эльмир Низамов «Минем Такташ» операсының киләчәген Тинчурин театры сәхнәсендә күрә. «Безнең бу спектакльне күрсәтерлек башка сәхнә юк бит» - ди ул.
- Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов Эльмир Низамовның үз музыкасына куелган «Кара пулат» операсын да яңарту турында хыяллана.
- Фото: Рамил Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк