Логотип
Хәбәрләр

Эльмира Каһирова: «Филүс 1 ел сәхнәгә чыкмады»

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның тормыш иптәше Эльмира бүгенге көндә артистның продюсеры, төркемнең җитәкчесе буларак та билгеле. Эльмира Инстаграмда үзенә тамашачылардан иң еш бирелә...

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның тормыш иптәше Эльмира бүгенге көндә артистның продюсеры, төркемнең җитәкчесе буларак та билгеле.

Эльмира Инстаграмда үзенә тамашачылардан иң еш бирелә торган «Артист хатыны булу авырмы?, Бергә эшләве авыр түгелме?, Ничек бергә эшләп киттегез?» кебек сорауларга җавап бирергә булган.

Күпләребезгә билгеле булганча, Ваһапов фестивале продюсерлары белән контрактны өзгәч артистның тормышында авыр вакыт башлана. 2013 елда Эльмираның ярдәме белән Филүс мөстәкыйль иҗат итәргә тәвәкәлли. «Продюсерлар белән контракт өзелгәч без бернәрсәсез калдык, җыр хокуклары, клиплар, концерт костюмнары, оештыручылар белән элемтәләр – барысы да юк ителде. Филүс 1 ел сәхнәгә чыкмады», – дип искә ала Эльмира.

Шулай булса да, алар бирешмиләр. Җиңеп чыга алмаслык каршылыклар юк дип алга таба атларга карар кылалар. Нәтиҗәдә Эльмира 3,5 айлык баласын каенанасына калдырып, Филүснең беренче концертына чыгып китә. Филүснең әнисенә Эльмира бик рәхмәтле. Ул үз ризалыгы белән концертлар вакытына оныгын алып кала. Айдарга 4-5 ай булгач әти-әнисе аны үзләре белән гастрольләргә дә ала башлый.

Дәвамы бар...

Автор: А.Габдуллина

Фото: Инстаграм @kagirovaelmira86

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк