Елның соңгы көнендә Татарстанда 16 градуска кадәр салкын көтелә
Республикада кар явачак, урыны белән томан төшүе ихтимал. Татарстанда елның соңгы көнендә, 31 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы сакланачак. Көндез һава температурасы -8, -13 градус, көнчыгышта -...
Республикада кар явачак, урыны белән томан төшүе ихтимал.
Татарстанда елның соңгы көнендә, 31 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы сакланачак. Көндез һава температурасы -8, -13 градус, көнчыгышта -16 градус булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикада вакыт-вакыт кар явып узачак, төнлә һәм иртән урыны белән томан төшүе ихтимал.
Төнлә – 19 градус, аязганда -25 градуска кадәр салкын була. Юлларда бозлавык фаразлана.
«Татар-информ» элек Татарстанда соңгы вакытта Себер антициклоны хөкем иткәнлеген, шунлыктан һава температурасы шактый түбәнәйгәнлеген хәбәр иткән иде.
Чыганак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
Комментарий юк