Хәбәрләр
Элвин Грей Германиягә юл алган
Җырчы Радик Юлъякшин Инстаграмдагы шәхси аккаунтында Германиядә төшкән фотосын куйды. Бу фото күпләрне уйландырды. Кайберәүләр «Концерт в Германии?» дип сорасалар, кайсыдыр «Магнитик можно?» дип тә со...
Җырчы Радик Юлъякшин Инстаграмдагы шәхси аккаунтында Германиядә төшкән фотосын куйды. Бу фото күпләрне уйландырды. Кайберәүләр «Концерт в Германии?» дип сорасалар, кайсыдыр «Магнитик можно?» дип тә сорарга тарсынмады. Постка #Германия #Мюнхен #Лечение дигән хештэг белән язылган булса да, җырчы сорауларга күмелде. elvin_grey_team аккаунты яисә «фан-аккаунт о Радике Юльякшине» комментарий язгач кына бар да аңлашылды. Җырчыбыз сәламәтлеген кайгартып, Германиягә дәваланырга киткән икән. Соңыннан исә «Анда ук киттеңмени? Ярар, файдасы тиеп лечениеңне алып исән-сау кайт. Без сине көтәбез, яратабыз» дигән комментарийларга күмелде Радик. Нәрсә дисәң дә, сәламәтлек беренче планда шул. Сәламәт булганда гына үрләр яулап була. Барыбыз да сәламәт булыйк!
Автор: Г.Ярмиева
Фото: @Инстграм elvin_grey_musiс
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
Комментарий юк