Логотип
Хәбәрләр

Elvin Grey белән Гүзәл Уразова дуслашкан

Татар эстрадасының ике популяр артисты Радик Юльякшин белән Гүзәл Уразова арасында «Красивая&Хороший» җырының хокукларын бүлү мәсьәләсендә зур конфликт купканын күпләребез белә. Күпме күз яшьләре түге...

Татар эстрадасының ике популяр артисты Радик Юльякшин белән Гүзәл Уразова арасында «Красивая&Хороший» җырының хокукларын бүлү мәсьәләсендә зур конфликт купканын күпләребез белә. Күпме күз яшьләре түгелде һәм суд эшләре барды...

Инде ниһаять, артистлар үзләренең Инстаграм челтәрендәге аккаунтларында әлеге мәсьәләгә нокта куелуы хакында хәбәр итте һәм Инстаграм тасмаларында икәү бергә төшкән фотосурәт пәйда булды.

Хокуклар кем файдасына бүленүе хакында хәбәр ителми, шулай да ике популяр артист арасындагы дуслык җепләре яңартылды дисәк тә була.

Әлеге бәхәснең барышын читтән күзәтеп торган тамашачыларның күңелләрендә бу тартышу барыбер тискәре йогынты калдырган. Бу хакта ике дуслашкан артистның фотосы астындагы комментарийлар сөйли.

 

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @guzelurazova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк