Elvin Grey фаст-фуд рестораны, кием һәм хушбуй кибетләре ача
Популяр артист Радик Юльякшин 8 декабрь көнне туган ягы Башкортстанга кайтып концерт куйды. Уфаның иң зур мәйданчыгында узган концертны 8000 артык тамашачы караган. Концерт алдыннан җырчы үзе укыган...
Популяр артист Радик Юльякшин 8 декабрь көнне туган ягы Башкортстанга кайтып концерт куйды. Уфаның иң зур мәйданчыгында узган концертны 8000 артык тамашачы караган.
Концерт алдыннан җырчы үзе укыган мәктәптә кунак булып кайтты һәм Уфа шәһәренең филармония залында Бөтендөнья Башкорт корылтаеның иң зур бүләге – «Ал да нур сәс халҡыңа!» («Неси людям солнца свет!») медале белән бүләкләнде.
Грандиоз тамаша алдыннан артист proufu.ru порталы хәбәрчесенә үзенең алдагы планнары хакында сөйләде. «Elvin Grey» лейблының үз фаст-фуд туклану челтәрләре булдырылачагын әйтте. Кайсы тиз туклану рестораннарының кайсы шәһәрләрдә булачагы әлегә билгесез.
Шулай ук Радикның брендлы кием коллекциясе, үз хушбуй кибете һәм аксессуарлар кибетчекләре булачак. «Аксессуарлар күбрәк хатын-кызлар өчен тәкъдим ителәчәк, ярымкыйммәтле һәм кыйммәтле ташлар белән», – дип уртаклашты Радик. Әлбәттә, җырчының шәхси логотибы кергән аксессуарлар булачак.
Радик Юльякшин үзенең башкаларга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булуын әйтте. Теләүчеләргә музыка дәресләре бирергә дә каршы түгел ул.
Автор: А.Габдуллина
Фото: Инстаграм @elvin_grey_music
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк