Elvin Grey исеме каян килеп чыккан?
Популяр артист, талантлы җырчы Элвин Грей турында күпләр сөйлиләр. Татарстанның һәм Башкортстанның иң зур стадионнарын шыгрым тутырып, күптән түгел генә ике зур концерт оештырган башкорт егете татар җ...
Популяр артист, талантлы җырчы Элвин Грей турында күпләр сөйлиләр. Татарстанның һәм Башкортстанның иң зур стадионнарын шыгрым тутырып, күптән түгел генә ике зур концерт оештырган башкорт егете татар җәмәгатьчелегендә зур шау-шу куптарды. Шунысы кызык, телләрен онытып баручы яшь буынны татарча җырлаткан Радик Юльякшинны күпләребез Elvin Grey исеме астында беләбез.
Ни өчен егет үзенә инглиз телендәге тәхәллүс сайлады икән? Бу сорау белән бер мин генә кызыксынмыймдыр, мөгаен. Башкорт басмасына биргән интервьюсында «Ни өчен Elvin Grey?» дигән сорауга җырчы болай дип җавап кайтарды:
– Мине балачактан урамда үзем яшәгән районда Элвин дип йөртәләр иде. Ә Грей (Grey) – ул минем яраткан киноның герое. «Алые паруса» фильмындагы Артур Грей персонажына гашыйк идем һәм бәләкәй чактан үземә «зурайгач Артур Грей сыман булам» дип сүз бирдем.
Ниһаять, дистә еллардан соң балачак хыяллары чынга аша. Бүгенге көндә Elvin Grey исеме астында чыгыш ясаучы Уфа егете Радик Юльякшин меңләгән кешелек стадионнар җыя һәм ике респубрика арасында дуслык күпере булдыра. Уңышлар сиңа, Радик!
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @elvin_grey_music
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк