Elvin Grey: Көтәргә генә кирәк...»

2 октябрь көнне татар эстрадасының популяр артисты Elvin Grey исеме астында чыгыш ясаучы Радик Юльякшин яраткан тамашачылары белән туры эфирда аралашты.
Белүебезчә, җитди травма алу сәбәпле җырчының күп кенә концертлары билгесез вакытка кичектерелде. Җырчының иҗатын яратучылар Радикның сәламәтлеге белән кызыксына һәм аның тизрәк сәхнәгә кайтуын көтә. Радикның сүзләренә караганда, сәламәтлеге ягыннан бар да тәртиптә, җырчының колакларына җитди зыян килгән. Җырчы үзенең көчле музыка һәм югары ешлыктагы көйләрне ишетә алмавы хакында сөйләде. Һәм якын арада студия эшчәнлегендә, концертлар һәм каты тавышлы күңел ачу чараларында катнаша алмавы хакында кисәтте. Кызыксынучылар өчен үзенең халәтен «В ушах кипиш...», – дип аңлатты артист.
Шулай да, егетебез моңаймый, «дәвалану мәсьәләсендә барысы да эшләнде, хәзер көтәргә генә кирәк», – дип юатты ул борчуга калган тамашачыларын.
Әлеге эфирда җырчы «Elvin Grey» официаль төркеменең 10 еллык юбилее хакында әйтте һәм тамашачыларына шушы ун ел дәвамында бергә булганнары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.
Радикның әлеге авырлыклары вакытлыча гына булыр дип ышанабыз һәм аның янәдән сәхнәгә кайтуын телибез!
Алсу Габдуллина
Фото – җырчының шәхси төркеменнән
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 сентябрь 2023 - 09:42
-
20 сентябрь 2023 - 11:08
-
19 сентябрь 2023 - 13:11
-
18 сентябрь 2023 - 08:52
-
17 сентябрь 2023 - 09:25
-
16 сентябрь 2023 - 09:18
-
15 сентябрь 2023 - 09:13
-
14 сентябрь 2023 - 09:22
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте