Эльвира Мадиярова федераль эзләүдә...
Социаль челтәрдән билгеле булганча, алар бу елның февраленнән Төркиядә яши.
Популяр телеканалның элеккеге алып баручысы Эльвира Мадиярова, аның ире – Айдар Мадияров һәм Эльвираның әтисе Табриз Әхтәмов федераль эзләнүгә бирелгән. Билгеле булганча, алар Frendex финанс пирамидасыннан зыян күрүчеләр эшенә бәйле фигурантлар. Социаль челтәрдән билгеле булганча, алар бу елның февраленнән Төркиядә яши. Эльвира бачата биюенә өйрәтү дәресләре бирә, хатын-кызлар өчен төрле марафоннар үткәрә. Федераль эзләүгә бирү – халыкара эзләүгә бирү өчен мөһим алшарт булып тора. Билгеле булганча, Frendex эшенә бәйле ике фигурант инде тоткарланды. Мадияровларны ни көтә? Вакыт күрсәтер...
Чыганак БО
Фото Эльвира Мадиярованың шәхси аккаунтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92 нче театраль сезонын тәмамлады
Комментарий юк