Эмиль Гариповка "Арча муниципаль районының Мактаулы гражданины” исеме бирелде
(Арча, 24 июнь, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Бүген Урта Бирәзә авылында узучы Сабан туйда "Ак Барс” хоккей командасы капкачысы Эмиль Гариповка "Арча муниципаль районының Мактаулы гражданины” исеме...
(Арча, 24 июнь, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Бүген Урта Бирәзә авылында узучы Сабан туйда "Ак Барс” хоккей командасы капкачысы Эмиль Гариповка "Арча муниципаль районының Мактаулы гражданины” исеме бирелде. Мактаулы исемне район башлыгы Илшат Нуриев тапшырды.
"Районның үсешенә намуслы, фидакарь хезмәте белән зур өлеш керткән һәм шулай ук республика һәм ил күләмендә спорт өлкәсендә уңышларга ирешкәнең өчен рәхмәт", - диде сәхнәдән район башлыгы.
"Бу минем өчен бик зур дәрәҗә. Барыгызга да рәхмәт", - диде Эмиль Гарипов.
Хәзер Сабан туй мәйданында көрәш бара. Сабан туйда абсолют батыр исемен яулаган көрәшчегә "Лада-Гранта" автомобиле бүләк ителәчәк. Автомобильне Эмильнең әтисе татарча көрәш буенча Россиянең спорт остасы Рамил Гарипов тапшырачак.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк