Эмиль Талипов ел саен авылында сабантуй уздыра
- Моңарчы татар телле татарлар авылда сакланып торды. Хәзер авылда да ситуация үзгәрде. Авылның киләчәге бармы? - Авыллар бетә. Авылда эш булмагач, аның киләчәге нинди булырга мөмкин?! Авылда эш юк и...
- Моңарчы татар телле татарлар авылда сакланып торды. Хәзер авылда да ситуация үзгәрде. Авылның киләчәге бармы?
- Авыллар бетә. Авылда эш булмагач, аның киләчәге нинди булырга мөмкин?! Авылда эш юк икән, яшьләр калмый. Авылда мәктәп, балалар бакчасы юк икән, авыл, әлбәттә, бетәчәк. Мин әниемнең авылына әзме-күпме кешеләр кайтып йөрсен өчен үз көчем белән авыл җыены уздырам. Ул ‒ Мамадыш районының Ташлык авылы, аны Күпчишмә дип тә йөртәләр. Ул миңа бернинди дә керем китерми. Әмма ул мин кайтып йөргән авыл. Мәктәп елларында җәйге каникулларда ярты җәйне ‒ әти ягында, ярты җәйне әни авылында уздыра идем. Әби, мәрхүмә, ун-унбиш баланы көне буе берүзе карый иде. Нәрсә ашатып бетергән ул безгә? Ничек өй эшләрен эшләргә өлгергән? Мәрхүмә, авыр туфрагы җиңел булсын! Шул кадәр без аларга рәхмәтле! Безнең гаиләдә авылга шул кадәр мәхәббәт уянды. Җәй көне вакыт табып шунда кайтып киләргә тырышабыз. Авыл җыены кичке сабантуй форматында уза. Сабантуй мәйданында машина куярлык урын калмый, «Иң матур сабантуй сездә» дип, бөтен авыллардан җыелалар. Без аны кода тиешле кеше белән бергә эшлибез. Авыл ягыннан ул оештырса, мин концерт программасын алып кайтам, артистларны барлыйм, аларга түлим. Хәзер инде бу җыен гадәткә керде, авыл халкы шул җыенга бүләкләр алып килә башлады.
Чыганак: intertat
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк